Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе

Парк 1972 елда ТАССР, хезмәт ияләренең Яр Чаллы шәһәр Советы Башкарма комитетының 1972 елның 10 апрелендәге карары нигезендә эшли башлый.

«Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе составына шәһәрнең Автозавод һәм Комсомол районнарында урнашкан, гомуми мәйданы 11 гектар булган ике парк керә. Аларда 78 аттракцион: 42 балалар, 25 гаилә һәм 11 экстремаль мәйданчыклар бар. Парк аттракционнарына ел саен 1 – 1,5 миллион кеше килә.

3 сәхнә мәйданчыгында ел саен 60 тан артык календарь, тематик, фестиваль, конкурс, концерт, флеш-моб, акция, презентация чаралары, өлкән буын кешеләре өчен ял кичәләре үтә.

«Комсомол» паркы мәйданчыгына 1972 елның маенда ГЭС поселогындагы урман полосасы территориясендә нигез салынган. Шәһәрдәшләр өчен бию мәйданчыгы, спорт корты, җәйге «Яшьлек» кинотеатры бар. Аның 4 гектар мәйданны биләгән территориясендә 26 аттракцион эшли.

Автозавод районының «Җиңү» паркы мәйданчыгы 1980 елда булдырылган. 1980–1987 елларда парк «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең социаль культура-көнкүреш идарәсе тарафыннан эксплуатацияләнгән. Ул 7 гектардан артык мәйданны алып тора, аның территориясендә 52 аттракцион эшли.

Парк комплексы Россиядәге иң яхшы парклар унлыгына керә. Ул берничә тапкыр Сочида үткәрелгән «Бәллүр тәгәрмәч» Бөтенроссия смотр-конкурсы җиңүчесе (2003 һәм 2005 елларда, 2012 елда – ике тапкыр). 2006 елда паркка – Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе», 2008 һәм 2014 елларда «Иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү территориясе» исемнәре бирелде.

ПАРКЛАРНЫҢ ЭШ СӘГАТЕ

Майдан сентябрьгә кадәр:

«Җиңү» паркы (Яңа шәһәр) 10:00–22:00 сәг.

«Комсомол» паркы (ГЭС пос.)  10:00–20:00 сәг.

Көн саен, ялсыз эшли.

Октябрьдән апрельгә кадәр: 10:00–20:00 сәг.

Адресы: ТР, 423821, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 81

Директоры: Черкашин Илья Игоревич 

«Җиңү» паркы администраторы – (8552) 57– 07–46 

«Комсомол» паркы администраторы – (8552) 77– 34–44

Рәсми сайты: park_nabchelnyt@mail.ru


Хезмәткәрләр:


Вторник, 23 мая 2023, 17:20